«Россия байрагы – дәүләт символы»: телдән журнал (12+)

27 октябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә «Россия байрагы – дәүләт символы» дигән телдән журнал узды. 

Китапханәче балаларны журналның кызыклы битләре белән таныштырды. «Россиянең беренче байраклары» дип аталган беренче бит Ватан тарихы буенча өстәмә мәгълүматлар белән үрелеп барды. Очрашуда катнашучылар «Россиянең данлы символлары» викторинасы сорауларына җавап бирде һәм элекке заманнарда байракны стяг (әләм) дип атаулары турында белде. Киләсе бит – «РФнең хәзерге байрагы». Анда укучылар Россия байрагының Петр I заманнарыннан алып бүгенге көнгә кадәр килеп чыгу һәм үзгәреш кичерү тарихы белән танышты, шулай ук байрак белән бәйле кызыклы фактларны ишетте. 

Поделиться: